«Корней бабайда кунакта»: кычкырып укулар (0+) 

26 гыйнвар көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проектын тормышка ашыру кысаларында, «Корней бабайда кунакта» дигән кычкырып укулар уздырды.

IMG_1027
IMG_0982
IMG_0998
IMG_1039

Китапханәче яшь китап сөючеләрне К.И.Чуковскийның тормыш юлы һәм иҗаты, аның тормышындагы кызыклы хәлләр, балалар өчен язылган матур әкиятләре һәм шигырьләре белән таныштырды. Нәни дусларыбыз зур кызыксыну белән «Телефон», «Федорино горе» һәм «Краденое солнце» әкиятләрен тыңлады. «Әкиятне искә төшер» һәм «Бу кем?» уеннарында алар К.И.Чуковский әсәрләреннән юлларны дәвам итте һәм тасвирлама буенча әкият персонажларын таныды. Балалар Корней бабайларының күргәзмәдә тәкъдим ителгән матур китапларын да игътибарсыз калдырмады.   

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: